Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Русия һәм Украина сөйләшүләре узды


Сөйләшүләрдә катнашучылар
Сөйләшүләрдә катнашучылар

Бүген Истанбулда Русия-Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр якынча ике сәгать дәвам итте. 2022 елның языннан соң бу беренче тапкыр узган очрашу иде.

Украина вәкиллеге җитәкчесе, илнең саклану министры Рустем Умеров сүзләренчә, төп сөйләшү утны туктату һәм хәрби әсирләр белән алмашу турында барган.

"Якын арада "1000гә 1000" әсирләр алмашы узарга мөмкин. Без аның көнен беләбез, әмма әлегә әйтми торабыз", диде Умеров.

Русия делегациясен президент ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләде. Ул сөйләшүләр нәтиҗәләреннән канәгать булуын һәм элемтәләрне дәвам итәргә әзер булуларын белдерде. Мединский шулай ук әсирләр белән алмашу килешүен раслады.

Мединский сүзләренчә, тарафлар утны туктату турында үз тәкъдимнәрен әзерләп, киләсе сөйләшүләрдә аларны тәкъдим итәргә килешкән. Украина да, Русия дә бу тәкъдимнәрне якын арада әзерләп, киләсе сөйләшүләрне дәвам итәргә ниятли. Киев шулай ук Русия һәм Украина президентларының турыдан-туры сөйләшүләрен сораган, ди Мединский.

The Economist хәбәрчесе Оливер Кэрролл үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Русия утны туктатуга бары Украина дүрт өлкәдән үз хәрбиләрен чыгарган очракта гына ризалашачагын әйткән. Русия барлык бу өлкәләрне дә тулысынча контрольдә тотмый. Журналистның чыганагы сүзләренчә, моннан тыш Мәскәү шулай ук Сумы һәм Харьков өлкәләрен басып алу белән янаган.

Сөйләшүләрдә катнашучылардан бу хәбәрләргә раслау булмады. Әмма украин депутаты Алексей Гончаренко Телеграмда язуынча, сөйлшүләрдә Русия Украинадан Русия Конституциясендә телгә алынган "барлык өлкәләрдән"дә украин хәрбиләрен чыгаруны таләп иткән. "30 көнлек солых"тан баш тартканнар", диде депутат.

Украина президенты Владимир Зеленский сөйләшүләрне шәрехләп, Киевның "бу сугышны тәмамлау өчен барлык адымнарны ясарга әзер" булуын белдерде. Ул шулай ук Русия президенты Владимир Путиннан җибәрелгән делегация кешеләренә чын вәкаләтләр бирергә чакырды.

Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан сөйләшүләр башланыр алдыннан чыгыш ясап, Русия-Украина хәрби низагын җайга салуның хәзерге этабын әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Утны туктатуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Фидан сөйләшүләр вакытында да залдан чыкмады. "Интерфакс" язуынча, элегрәк Русия вәкилләре чыгыштан соң Төркия министрына чыгып китү таләбе куйганнар дип хәбәр итте.

Украина вәкилләре Истанбулда сөйләшүләрдә Русия вәкилләре белән тәрҗемәче аша сөйләшкән дип хәбәр итте украин медиалары. Русия дәүләт телевидениесы журналисты исә үз Телеграм каналында сөйләшүләр урысча барды дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG