Якын көннәрдә Дәүләт Җыелышы - Корылтай утырышта Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында канун өлгесен караячак. Аспекты язуынча, әлеге башлангыч белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыккан.
Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, үзгәрешләр хакимият структурасына төгәллекләр кертәчәк, шулай ук парламент вә хөкүмәт вәкаләтләрен киңәйтәчәк.
Аерым алганда, депутатларга, премьер-министрга һәм аның урынбасарларына ышаныч вотумы белдерү яки белдермәү хокукын бирү, шулай ук җирле үзидарә органнарының кануннарны үтәлешен һәм эшчәнлеген контрольдә тоту тәкъдим ителә.
Бер пункт Корылтай каршындагы Яшьләр пулатына карый. Яшьләргә үз компетенциясе кысаларында канун чыгару инициативасы белән чыгу хокукын бирү тәкъдим ителә.
Канун өлгесен комитет утырышында хуплаганнар. Аны быел язгы сессиядә инде кабул да итмәкчеләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум