Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Зеленский Истанбулга Русия-Украина сөйләшүләренә бармаячак


Украина вәкиллеген Истанбулда Русия белән сөйләшүләрдә илнең саклану министры Рөстәм Умеров җитәкләячәк.

Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Әнкарада узган очрашудан соң матбугат конференциясендә әйтте.

Зеленский сүзләренчә, ул Русия президенты Владимир Путин белән турыдан-туры сөйләшергә әзер булган. Төркиягә килгән Украина вәкиллеге составында тышкы эшләр министры, кораллы көчләр баш штабы җитәкчесе һәм махсус хезмәтләр җитәкчеләре кергән, ләкин Зеленский әйтүенчә, Русия вәкиллегенең дәрәҗәсе сизелерлек түбән булган.

Зеленский фикеренчә, Русия бу адым белән Украинага гына түгел, ә арадашчы ролен үтәүче АКШ һәм Төркиягә дә хөрмәтсезлек күрсәткән: "очрашу вакыты да, көн тәртибе дә, югары дәрәҗәле вәкиллек тә юк", диде ул.

Шңа да карамастан, Украина президенты АКШ президенты Доналд Трампка ихтирам йөзеннән Саклану министры җитәкчелегендәге вәкиллекне Истанбулга сөйләшүләргә җибәрергә булган. Зеленский үзе Истанбулга бармый. Аның сүзләренчә, җомга көнне ул Албаниягә Европа сәяси җәмәгатьчелеге саммитына китәчәк.

Украина президенты вәкиллекнең инде Истанбулга китүен һәм кич анда булачагын аныклап узды. Зеленский сүзләренчә, сөйләшүләр инде пәнҗешәмбе кич узарга мөмкин. Умеровтан башка очрашуда тагын Украина ягыннан кем булачагын ул әйтмәде.

Зеленский сүзләренчә, сөйләшүдә төп мәсьәлә булып Украинада утны туктату каралырга тиеш. Журналистлар соравына җавап биреп, Украина президенты Русиягә җирләрне бирү турында сүз бармый һәм сөйләшүләрдә Кырым, шулай ук хәзерге вакытта Русия контролендәге башка территорияләрдән баш тарту нияте юклыгын әйтте.

Шулай ук Украина президенты Истанбулда үтәчәк сөйләшүләрдә АКШ һәм Төркия делегацияләре дә катнашачак дип белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, сүз ике яклы очрашулар турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG