Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәгарифе: татар телен өйрәнүчеләр кими, әмма ата-аналар милли мәктәпләрне сайларга тырыша


Архив фотосы
Архив фотосы

Социологик тикшерүләрдә ата-аналарның балаларны татар мәктәпләренә бирү тырышлыклары күренә — моның сәбәпләре нинди? Татар балалар бакчаларына ниләр җитми? Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.

Соңгы вакытта Татарстанда татар теленә игътибар сизерлек дәрәҗәдә төште. Рәсми затлар, түрәләр тарафыннан татар теле кирәклеге, аны үстерү әһәмияте турында күпсанлы пафослы чыгышлар ясалса да, чынбарлыкта вазгыять мактанырлык түгел. Татар телен өйрәнүчеләр саны кими бара, моны саннар күрсәтә. Татарча сөйләшүчеләр саны да кими бара.

Бу көннәрдә "Миллиард.татар" басмасында Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимәсе, социолог Гөлнара Габдрахманова тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләре белән язмасы чыкты. Азатлык Радиосының Русиядә "ят агент" һәм теләнмәгән оешма статусы булу сәбәпле, без Татарстан галимнәре белән турыдан-туры сөйләшә алмыйбыз. Шуңа күрә, әлеге язмадан кайбер кызыклы фикерләрне тәкъдим итәргә булдык.

Анда Габдрахманова татар теле укытучыларының хәле, тел укытуга бәйле бүгенге вәзгыять турында кызыклы фактлар белән уртаклаша.

Балалар бакчаларында татар теле торышы

Татар теле белән бәйле мәктәпкәчә белем бирү белгечләренең хәзерге буыны Татарстанда 1990нчы еллар башында формалаша башлый. 1990нчы еллар башында балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен кадрлар җитмәве ачык тоела. Бу мәсьәләне хәл итү өчен татар телен белгән һәм/яки татар телендә укыган тәрбиячеләрне билгеләп, аларны квалификацияне күтәрү курсларына җибәрәләр. Алар шул вакытта булган методикаларны кулланып, татар телен өйрәтү эшен башлап җибәрәләр.

Якын киләчәктә татар телендә эшли торган тәрбиячеләр кими башлаячак

Бүгенге көндә балалар бакчаларында татар теленә караган һәм яхшы эшләнгән методик әсбаплар, аудио һәм видеоматериаллар, төсле күрсәтмә һәм тарату материаллары бар, дип яза Гөлнара Габдрахманова. Әмма алар җитәрлек түгел.

— Математика, әйләнә-тирә кебек юнәлешләрне татар телендә укыту методикалары җитми. Татар телендә сөйләшүче балалар өчен логопедик төркемнәр, тәрбияви юнәлештәге мультфильмнар кирәк, — дип яза ул.

Төп кыенлык – җәмгыятьтә татар телендә аралашу мохитенең булмавы

Тикшеренүләрдә тәрбиячеләр белдергәнчә, балаларга татар телен өйрәтү өчен аларның тырышлыгы гына җитми. Төп кыенлык — җәмгыятьтә татар телендә аралашу мохитенең булмавы.

Татар телендә иркен аралаша торган музыка хезмәткәрләре, физкультура инструкторлары җитми, якын киләчәктә татар телендә эшли торган тәрбиячеләр дә кими башлаячак, дип кисәтә галимә. Моның сәбәбе — мондый кадрларны әзерләү кими, яшьләр балалар бакчаларында эшләргә теләми.

Татар теле укытучысы

Үз мәкаләсендә Гөлнара Габдрахманова татар теле укытучыларына кагылышлы һәм элек бастырылмаган тикшеренү нәтиҗәләрен китерә. Ул 2006-2008 елларда уздырылган. Әмма шунысы мөһим: шул чордан бирле Татарстан мәгариф системы зур үзгәрешләр кичерде. Аерым алганда, 2017 елда Путинның күрсәтмәсе нәтиҗәсендә прокуратура басымы белән татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак мәҗбүри укытудан ихтыярига әверелде. Нәтиҗәдә, татар телен өйрәнүчеләр саны шактый кыскарды, татар телен уку сәгатьләре дә җитди рәвештә азайды.

Өстәвенә, бик күп укытучылар кыскартуга дучар булды, һәм Татарстан хакимияте аларны башка предметлар, аерым алганда урыс телен "туган тел" буларак укытуга күчерде. Шуңа күрә, 2006-2008 еллардагы тикшеренүләр бүгенге көндә актуаль түгел. Шулай да, Габдрахманова китергән кайбер саннарны карап үтү урынлы булыр.

  • 2006–2008 елларда Татарстан мәктәпләрендәге татар теле укытучысы — еш кына яшь яки урта яшьтәге хатын-кыз. Укытучыларның өчтән бер өлешенә 35 яшь тулмаган, 29% — 36–45 яшьлек, 31% — 45–55 яшьлек, 4% — 55 яшьтән өлкәнрәк булган.
  • Ул елларда татар теле укытучылары югары дәрәҗәдәге мотивацияләре турында сөйли. Сораштыруда катнашкан укытучыларның 76%ы: "Мин — татар, үз туган телемне һәм мәдәниятемне үстерергә тиеш", – дип җавап биргән. 31%ы — "Бу — минем һөнәри юнәлешем", — дип белдергән.
  • Тикшерүдә "урыс теле дәресен нигә яратасыз?" дигән сорауга укучыларның 26%ы "укытучы ошаганга" дип җавап бирсә, шул ук җавап татар теле дәресе турында сорауда — 33% булган.
  • 2006–2008 елларда, гомумән, татар укучылары арасында татар теле дәресләренә уңай һәм нигездә уңай карашта булучылар — 94%, урыс балалары арасында — 61% булган.

Милли мәктәпләрнең өстенлеге нидә?

Татар мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын сайлау мәсьәләсендә исә Габдрахманова күптән түгел узган тикшерүләр нәтиҗәләрен китерә. Аның сүзләренчә, белгечләрнең соңгы әңгәмәләре күрсәткәнчә, бүген җәмгыятьтә татар телендә эшләүче балалар бакчаларына, мәктәпләргә, өстәмә белем бирү оешмаларына ихтыяҗ бик югары.

Укытучылар балаларны "кадерли", укучылар "тынычрак, тәртиплерәк"

— Милли мәктәпләр ата-аналарны нинди яклар белән җәлеп итә? Белгечләр фикеренчә, андагы микроклимат үзенчәлекле — укытучылар балаларны "кадерли", укучылар "тынычрак, тәртиплерәк", өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләргә кайгырту бар. Милли мәктәпләрдә тәртип саклана, фаҗигале күренешләр — тәмәке, хәмер куллану, сүгенү — күзәтелми, — дип яза социолог.

Шулай ук сораштырулар милли мәктәпләрдә мөгаллимнәрнең "рухи-әхлакый тәрбия" белән ешрак шөгыльләнүен, укучыларны башкаларга хөрмәт белән карарлык итеп үстерергә омтылуларын күрсәтә.

Сораштыру вакытында ата-аналар башка сәбәпләрне дә атаган, дип яза Габдрахманова. Казан ата-аналары милли мәктәпләрдә:

  • яхшы укытучылар булуын,
  • барлык фәннәрдән ныклы белем бирелүен,
  • БДИ күрсәткечләренең югары булуын, шартларның яхшылыгын искәрткән.

Алга таба бу өлкәдә тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу дәвам итәчәк диелә.

"Татар теле дәресләре күп очракта бию-җырга кала бара"

2017 елгы вакыйгалар татар теленә ничек тәэсир иткәне турында фундаменталь тикшерүләр, фәнни хезмәтләр башкарылмады. Шулай да Тарих институты Татарстанның кайбер районнар, шәһәрләрендә мәктәпләрдә татар теленең торышы, шулай ук мәктәпләрдә татар теленең сайланышы, уку-укыту мәсьәләсе тикшергән. 2021 елда Габдрахманова моның хакта кыскача Азатлык Радиосына сөйләгән иде, "туган телне татар теле дип сайлаучылар саны кимү ягына бара", дип белдергән иде.

Татар телен сайлаганда да, бу әле дәресләрдә сыйфатлы белем бирелә дигән сүз түгел

— Казанны гына алсак, саннар кими, бу алга таба да дәвам итәчәк. Бу саннар да чынында чынбарлыкны күрсәтә дигәнне аңлатмый. Урыс телен туган тел буларак сайлаган очракта да, татар телен сайлаганда да, бу әле — дәресләрдә сыйфатлы белем бирелә дигән сүз түгел. Татар теле дәресләре күп очракта бию-җырга кала бара, кайбер дәресләрдә башка фәннәргә БДИга әзерләнәләр. Формаль татар теле дәресе бар, ә чынында фән укытылмый. Мәктәпкә башка фәннәрдән БДИ баллары кадерлерәк. Андый күренешләр бар. Шуңа түрәләр статистикасына ышанырга ярамый, — дигән иде ул.

Татар телен сайлау кимүен галимә БДИдан курку белән аңлата. "Капитализм шаукымы: татар теле миңа нәрсә бирә, мин аның белән нәрсәгә ирешәм дип фикерли кешеләр. Татар теле кеше үсешенә ярдәм итүче ресурс буларак кабул ителми", ди ул.

— Аннары дәүләт тарафыннан татар теле үсеше буенча, мәктәпләр, ата-аналар белән эшләү системга салынмады. Татар теле икенче, өченче дәрәҗәгә калды. Сәясәт тә, мөнәсәбәт тә анык түгел. Бу федераль, төбәк дәрәҗәләрендә дә шулай ук, — дип сөйләгән иде галимә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG