Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәр башлыгы Татарстан, Башкортстан татарлары белән очрашты


Татарстан һәм Башкортстан студентлары Искешәһәр мэры белән
Татарстан һәм Башкортстан студентлары Искешәһәр мэры белән

Төркия түрәләре Искешәһәрне ничек үзгәртергә мөмкин дип киңәшләр сораган

10 майда Төркиянең Искешәһәр мэры Айше Унлюдже иртәнге ашка бу шәһәрдә белем алучы студентларны дәшкән. Бу - мэриянең инициативасы. Татарлар күпләп яшәгән Искешәһәр мэры үзе соңгы бер елда Казанда өч тапкыр булып кайтты. Моның өстәвенә Искешәһәр белән Казан ике тугандаш шәһәр булып санала. Татарстан белән Башкорстаннан бирегә килеп белем алучы яшьләр белән очрашулар моңа кадәр булмаган. Шәһәр мэриясе алар белән танышып, уртак мөнәсәбәтләрне ныгытасы килә.

Очрашуга 14 студент килгән. Алар белән Искешәһәрдәге Казан татарлары мәдәнияте үзәгенең җитәкесе Ведат Догу да булган. Иртәнге ашта ниләр сөйләшенгән, ниләр хакында гәпләшенгән? Бу хакта Ведат Догудан сораштык.

— Ведат әфәнде, татар студентлары ничек тупланды? Мэрия җыелышу сәбәпләрен ничек аңлатты?

Мэр үзе Татарстанда күп булды, түрәләр дә шактый йөри

Искешәһәр мэриясе безне яхшы белә, эшчәнлегебез белән таныш. Без чама белән ике мең татар булсак та үзәкнең эшчәнлеге белән кызыксынып торалар. Әмма монда Идел-Урал төбәгеннән килеп белем алучы татар балалары да бар бит. Менә яшьләр белән аерым очрашу булганы юк иде. Мэр үзе Татарстанда күп булды, түрәләр дә шактый йөри, менә яңа гына безнең архитекторлар, шәһәр төзелеше буенча түрәләр Казанда булып кайтты. Барысы да "аһ" итеп кайта, алар тагын да тыгызрак аралашасы килә. Менә шул уңайдан монда безнең мәмләкәттән килгән балалар белән танышырга теләгәннәр, ничек яшиләр, нинди проблемнары бар, ниләр үзгәртергә телиләр - шуларны белешәселәре килде.

Безне оештыру эшләрендә катнашырга чакырдылар, без балаларны тупладык, иртәнге ашта катнаштылар. Алар ундүрт кеше, төрлесе төрле университетта укый, белгечлекләре дә төрле. Аларның үзләренә дә, мэриягә дә бу очрашу файдалы булды.

Белешмә: Искешәһәр

Искешәһәр — Төркиянең татарлар күпләп яшәгән шәһәре. Русия империясеннән күченгән кырымтатарлар да һәм XIX гасыр ахырында үз туфракларын калдырып китәргә мәҗбүр булган казан татарлары да шушы тирәләргә килеп урнаша. Бүген Искешәһәрдә яшәүче татарлар бер гасыр элек солтан җирендә сыену тапкан татарларның нәсел дәвамчылары. Искешәһәр Истанбулдан 360 км, Анталиядән 430 км ераклыкта урнашкан.

Шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта казан татарларының Госмания (Osmaniye) авылы, иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük), бар. Аңа 1895 елда нигез салына. XIX гасыр ахырында Русия империясендә беренче халык санын алуга керешәләр. Басым астында яшәгән татарлар җанисәпне чукындыру өчен уздыралар дип шикләнә башлый һәм Госманлы дәүләтенә чыгып китә. Бу хакта Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә дә язылган. Мөһаҗир татарларга солтан Габдел Хәмид авылларга күченергә рөхсәт итә.

Бүген Искешәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Рәсми булмаган исәпләүләргә караганда, биредә 2500 казан татары көн күрә. Аннан да элегрәк күчеп утырган кырымтатарларның саны — 150 мең тирәсе. Кырымтатарларның эзе биредә нык калган, шәһәрнең һәр тарафында чибүрәкләр сатыла.

— Ә ниләр хакында сөйләшенде? Нинди темалар күтәрелде?

Безнең балалар барысы да телне яхшы үзләштергән булып чыкты

— Башта һәрберсе үзе белән таныштырды, кайдан килгәне, кайда, нинди белгечлеккә укуы хакында сөйләде. Күбесе Татарстаннан, берничәсе Башкортстаннан. Аралашу төрек телендә барды, безнең балалар барысы да телне яхшы үзләштергән булып чыкты. Аны шәһәр башлыгы да сизеп мактады. Мэр күбрәк үзе сөйләде, Казан хакында, Татарстанга барулары, түрәләрнең дә еш сәфәр белән Казанга баруы турында әйтте. Казан бик алга киткән шәһәр, аларның тәҗрибәләре безгә мөһим диде. Килүче кеше күпне күрә, чагыштыра ала бит, шуңа Искешәһәрдә нәрсәләрне уңай якка үзгәртеп була дип сорады. Тәнкыйтьләргә курыкмагыз, уңайсыз әйберләр булса, аларны кулдан килгәнче үзгәртербез, безнең өчен Искешәһәрнең кешеләр өчен уңайлы, рәхәт, һәрвакыт үсештә булуы мөһим диде. Нинди проблемлар бар дип кызыксынды. Әмма безнең студентлар "Искешәһәрне яраттык, тел-теш тидерерлек түгел" диде.

Искешәһәр чыннан да Казан кебек уймак кына шәһәр. Яшеллек күп, ял итү урыннары, парклар да менә дигән. Җәмәгать транспорты да шәп йөри. Истанбулда яки Әнкарадагы машиналар тыгыны, кеше өере юк.

— Тагын ниләр сөйләшенде?

Мэрга татар калфагы бүләк иттеләр
Мэрга татар калфагы бүләк иттеләр

— Мэр студентлардан киләчәгегезне ничек күрәсез дип кызыксынды. Төркиядә, Искешәһәрдә каласызмы яки мәмләкәтегезгә кайтасызмы дип сорады. Барысы да ниятебез кайтып эшләү диде, әмма тормыш бит ул, бәлки, араларында калучылар да булыр. Калабыз дисәгез, безгә югары белемле, тырыш, мәдәниятле кешеләр кирәк, диде. Татарларны яратабыз, үз итәбез, диде. Мэр берничә тапкыр ниндидер проблем чыкса, шунда ук миңа дәшегез, сез безнең кунаклар гына түгел, якын кардәшләребез, диде. Күңелгә май булып ятты бу сүзләр.

Сүз уңаеннан, Искешәһәрдә концерт узачак. Шунда барысына да билетлар өләште. Безнекеләр мэрга татар калфагын бүләк итте.

— Ниндидер уртак проектора турында сөйләшендеме?

Искешәһәрнең төбәк номер 26, менә киләсе елда татар Сабан туен Искешәһәрдә уздырасыбыз килә, дип ычкындырды мэр. Аны Казан белән бергә уздырасыбыз килә, диде. Искешәһәрдә бик күптәннән Сабантуй булмады. Соңгы тапкыр 2013 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәндә зур бәйрәм булды, аннан соң берни оештырылмады. Татар сабан туе ел саен Госмания авылында уза. Бу мэр бер тапкыр да безнең бәйрәмдә булдмады. Бары тик авылда ифтар оештырылды, ул килде, күрде, авыл белән танышты. Казанда Сабантуйның ничек узганын күреп кайтты. Бик ошаткан, хисләнеп кайткан. Шундый форматта Искешәһәрдә дә бәйрәм оештырасы килә. Әмма монда ничек булыр ул - белмим. Аның хакында аерым сөйләшәсе булыр. Әле аларның үзләренең Казан белән дә килешәсе бар.

— Сезнең үзәк проблемнар күтәрелдеме?

Мэр сезгә җир бүлеп бирә алабыз, диде

— Артык сөйләшү булмады. Безнең татар йорты үзебезнеке түгел, аренда түлибез. Ул аренда да кыйммәт, ай сан 20 мең лира, өстәвенә ут, су чыгымнары бар. Аны ай саен каплап бару авыр. Үзара җыелышып түлибез. Арабыздан, ичмасам, хәлле кешеләр, эшкуаралар да юк. Без күп тә түгел. Кырымтаталарының саны зур, аларга ярдәм итүчеләр дә шактый. Алар көчле эшли, машаАллаһ.

Мэр сезгә җир бүлеп бирә алабыз, диде. Анда татар йортын төзеп, оештырып була диде. Әмма бу коточкыч авыр эш. Күп чыгымнар таләп итә. Мэр аны аңлый, бу эштә, бәлки, Татарстан катнашыр диде. Искешәһәрдә кырымтатарларының йорты, музее белән бергә чибүрәкләр пешерә торган кафесы да бар. Шул ризык аша барысы да кырымтатарлары, аларның мәдәниятләре белән таныша. Казан татарларының ризыклары бай, тәмле, үзенчәлекле, берсенә дә охшамаган диде, менә татар ресторанын оештырырга кирәк дигән фикерләр дә әйтелде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG